Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас халкы тыныч йокласын өчен

Апас янгын-коткару частендә моннан 7 ел элек Бердәм диспетчерлык- кизү тору үзәге хезмәте (ЕДДС) районда булган барлык янгыннар, җитди юл-транспорт аварияләре, төрле бәхетсезлек, гадәттән тыш хәлләр турында сәгате-минуты белән хәбәрдар. Телефоннан 112, 01, 21-2-32 номерлары аша кергән хәбәрләр шунда ук аудио һәм язмача теркәлеп бара, райондагы тиешле органнарга, җитәкчеләргә җиткерелә....

Апас янгын-коткару частендә моннан 7 ел элек Бердәм диспетчерлык- кизү тору үзәге хезмәте (ЕДДС) районда булган барлык янгыннар, җитди юл-транспорт аварияләре, төрле бәхетсезлек, гадәттән тыш хәлләр турында сәгате-минуты белән хәбәрдар. Телефоннан 112, 01, 21-2-32 номерлары аша кергән хәбәрләр шунда ук аудио һәм язмача теркәлеп бара, райондагы тиешле органнарга, җитәкчеләргә җиткерелә. Бу хезмәт диспетчерлары мондый очракларда районда кирәкле чаралар күрүне оештыра һәм күзәтү астына ала. 112 телефоны аша кергән барлык җитди мәгълүматлар Татарстан Гадәттән тыш хәлләр һәм граҗданнар иминлеген саклау министрлыгы үзәк пульты аша Апаска юллана. Замана техникасы Апасны да уратып узмады-райондагы урман-кырларда, торак пунктларда янгын чыкса, яки басуларда салам калдыклары, авыллар тирәсендә кипкән үлән яндыру очраклары булса космик иярченнәр монысын да теркәп, видеосигналлар Апастагы янгын-коткаручылар видеомониторларына тапшырыла. ЕДДС хезмәтендә барлыгы 5, 108 янгын часте диспетчер-кизү тору үзәгенең 4 хезмәткәре тәүлек буе пульт артында утыра. Катлаулы һәм җаваплы хезмәт башкаручы ,бу санаулы гына хезмәткәрләр райондагы оператив хәлне беркайчан да күзәтүсез калдырмый. Кешеләр тәүлеклек эшләгән, укыган, дәваланган дәүләт учреждениеләрендәге тәүлеклек яңалыклар, булган хәлләр турындагы мәгълүматлар да шушы ук хезмәт мониторларына килә, катгый теркәлеп бара. Район территориясендә урнаштырылган видеокүзәтү системасының бер өлеше шулай ук районның ЕДДС мониторларына тоташкан.
-1 февральдә РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Ирек Каданов Апас ЕДДС коллективы, биредәге оператив хезмәткәрләр катнашында аерым киңәшмә-өйрәнүләр үткәрде,-ди бу хезмәт җитәкчесе Гөлира Шиһабиева.-Эшебезне уңай бәяләделәр, киләчәккә эш планнары расланды, бурычлар куелды.
Уку-өйрәнүләрдән соң ЕДДС бүлмәсендә үк турыдан-туры режимда Татарстан Гадәттән тыш хәлләр һәм граҗданнар иминлеге министрлыгы вәкилләре катнашында район гадәттән тыш хәлләр, гражданнарны саклау даими комиссиясенең чираттагы утырышы үтте. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин алып барды. Район оешма-учреждение, предприятие җитәкчеләре, махсус хезмәтләр үз эшләренә хисап тотты. Район территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу очрагында башкарыласы эш күләме, аларны кисәтү юллары каралды. Сүз уңаенда, мондый гадәттән тыш хәлләргә районыбыз даими әзер тора, Кирәкле күләмдә азык-төлек, ягулык, дарулар кагылгысыз запасы, юл төзелеше кирәк-яраклары, янгыннарга каршы тору, юлларны ашыгыч төзекләндерү, транспорт чаралары тупланган. Зур шәһәрләрдән халыкны районга эвакуацияләгән очракта аларны вакытлы торак, башка шартлар белән тәэмин итү өчен махсус план төзелеп, ел саен бу өлкәдә Казан вәкилләре катнашында тикшерүләр уздырыла, расланган график буенча уку-өйрәнүләр үткәрелә.
-Көтелмәгән хәлләргә без һәрчак әзер, җиңнәребез сызганулы булырга тиеш,-диде район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин утырышны төгәлләп. Халык иминлеге, тормыш-көнкүрешебез куркынычсызлыгы өчен без җаваплы!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев