Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас һәм Әнәле авылында гомер итүче өлкәннәргә бүләкләр тапшырыла

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан районда яшәүче һәрбер авыл җирлегендә он һәм шикәр комы тутырылган күчтәнәч-пакетлар таратыла башлады.

(7 нче октябрь, “Апастово-информ”).


Апас җирлеге башлыгы Луиза Сафина белдергәнчә, Апас һәм Әнәле авылларында 600 кешегә таратылган.
“Ликвидациягә эләккән оешмаларда эшләп чыккан, читтән кайтып урнашкан һәм башка категорияләр буенча һәрбер өлкән кешегә таратыла бу күчтәнәч-пакетлар”, - диде ул.
Өлкән буын шатланып каршы алды.
“Безне искә алып, матур теләкләр белән котлап, бүләкләр тапшыруыгыз өчен бик зур рәхмәт. Хәзерге вакытта барысы да бар. Килеп котлагач күңел була. Эшләрегездә уңышлар юлдаш булсын”, диләр өлкәннәр.
 

#яшәавылымминем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев