Апас хокук сакчылары балаларга үз бүләкләрен таратты
483
0
Район эчке эшләр бүлеге коллективы менә инде чирек гасыр 1 сентябрь-Белем көнендә авыр тормыш хәлендә калган, ятим балаларга, хезмәттәшләренең балалар бакчасы, мәктәпләргә беренче сыйныфка укырга керүче балаларына бүләк әзерләп тапшыра. Саваплы, истәлекле вакыйга алдыннан коллектив хезмәткәрләре аерым фондка билгеле күләмдә акча туплый. Аңа алынган бүләкләрне исә, коллектив вәкилләре, балигъ булмаган...
Район эчке эшләр бүлеге коллективы менә инде чирек гасыр 1 сентябрь-Белем көнендә авыр тормыш хәлендә калган, ятим балаларга, хезмәттәшләренең балалар бакчасы, мәктәпләргә беренче сыйныфка укырга керүче балаларына бүләк әзерләп тапшыра. Саваплы, истәлекле вакыйга алдыннан коллектив хезмәткәрләре аерым фондка билгеле күләмдә акча туплый. Аңа алынган бүләкләрне исә, коллектив вәкилләре, балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм балалар хокукларын яклау инспекторы Рания Сибгауллина аларның өйләренә барып яки мәктәпләрдә беренче кыңгырау бәйрәмнәрендә тантаналы итеп тапшыра. Быел район эчке эшләр бүлегендә эшәүче 5 хезмәткәрнең балалары мәктәпкә укырга керде. Каратуннан Раилә Әминова, Апастан Аяз Нуруллин, Арслан Нигъмәтҗанов, Диләрә Гафурова, Буадан Алинә Кәбирова һәм аларның туганнары бу бүләкләрне шатланып һәм горурланып кабул итеп алды, күчтәнәчләр алып килгән абый-апаларга бәләкәчләр самими рәхмәтен ирештерде. Авыр тормыш хәлендә калган бертуганнар Ислам, Азат һәм Ринат Мөхәммәтшин, Алинә белән Айсылу Ситдыйкова, Рамилә һәм Камилә Камаловаларны да хокук сакчылары бүләкләре белән сөендерделәр.
-Без бу бик матур традициябезне киләчәктә дә бозмаячакбыз. Ярдәмгә, олыларның наз-кайгыртуына мохтаҗ балаларга инде бүгеннән полиция Кыш Бабае Яңа ел бүләкләре туплый,-ди район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе, полковник Рамил Хәбибуллин.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев