Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас хәрби комиссары күршеләрне ачык районара хоккей турнирына чакырды

18 сентябрьдә Апас ачык спорт мәйданында Татарстан хәрби комиссариатлары оешуның 95 еллыгына карата мини-футбол буенча икенче (беренчесе-март аенда үтте) районара турнир үткәрелде. Беренче урынны Буа, икенче урынны-Чүпрәле һәм өченче урынны апаслылар җыелма командалары яулады."Апас-2", Тәтеш, Кама Тамагы районы футбол командалары 4-6 урыннарны бүлештеләр. Призлы урыннар яулаучы командаларга, иң нәтиҗәле уен...

18 сентябрьдә Апас ачык спорт мәйданында Татарстан хәрби комиссариатлары оешуның 95 еллыгына карата мини-футбол буенча икенче (беренчесе-март аенда үтте) районара турнир үткәрелде. Беренче урынны Буа, икенче урынны-Чүпрәле һәм өченче урынны апаслылар җыелма командалары яулады."Апас-2", Тәтеш, Кама Тамагы районы футбол командалары 4-6 урыннарны бүлештеләр. Призлы урыннар яулаучы командаларга, иң нәтиҗәле уен күрсәткән аерым яшь футболчыларга Кубок, Дипломнар һәм медальләр, истәлекле бүләкләр бирелде.

Ярышны оештыручы һәм иганәчесе хәрби комиссар Илшат Паймурзин белдерүенчә, коллектив көче белән район комиссариаты Кубок-призларына үткәрелгән хоккей һәм мини-футбол ярышларында апаслылар җиңү арты җиңү яулыйлар. Ноябрь аенда погонлы иганәчеләр икенче районара ачык хоккей матчлары үткәрергә җыена. Беренчесе Ватанны саклаучылар көненә багышлап, Апаста февраль аенда үткәрелгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев