“Апас” якташлар җәмгыяте студентларны барлый
«Апас» якташлар җәмгыятенең Казандагы офисына бер төркем студент яшьләр килгән.
(28 гыйнвар, “Апастово-информ”).
“Алдан хәбәр иткәнебезчә, дуслашу һәм уртак эш-хыяллар белән ярдәмләшеп яшәү өчен танышу иде максатыбыз. Яшьләр Казанның төрле уку йортларында белем ала. Аларга якташлар җәмгыяте исеменнән Наил абый Галиуллин һәм Аяз Хафизовлар истәлекле бүләкләр һәм затлы, эчтәлекле китап - "Гасырлар сагындагы манаралар. Апас районы мәчетләре" җыентыгы тапшырылды. Бүген студентлар көне дә бит әле! Барыгызны да котлыйбыз! Бу очрашу турында күбегез белми дә калгандыр, бәлки. Элемтәгә чыгыйк, аралашып яшик, бердәм булыйк!” – дип хәбәр итә якташлар җәмгыяте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев