Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Апас” якташлык җәмгыяте президенты, Россия Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев махсус хәрби операциядә катнашкан Татарстан егетләренә автомунча җибәрергә әзерләгән

Поход шартларына яраклаштырылган мунча комплексы “ЗИЛ” йөк машинасы базасында җыелган.

(13 декабрь, “Апастово-информ”).


Моңарчы аннан “Жилкомсервис” АҖ җитештерү базасы хезмәткәрләре файдаланган.
“Гражданкада мондый мунчасыз да яшәп, эшләп була. Шуңа әлеге автомунчаны “Жилкомсервис” егетләре белән бергәләп тагын да яхшыртып, якташларыбызга җибәрү дөресрәк булыр дип уйладык”, - ди Марат Нуриев үзе.
Фургон эченә берьюлы 10 кеше сыя, парлану, юыну, ял итү мөмкинлеге дә бар. Машинага утыннар, мунча кирәк-яраклары тутыру өчен махсус урыннар да көйләнгән.
“Без егетләребез хезмәт иткән полк командирлары белән элемтәдә, уңайлы автомунча тиз арада тиешле урынга барып җитәр дип ышанабыз, - ди депутат.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев