Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апас яшьләре тантаналы шартларда паспортлар алды

Апасның “Алга” яшүсмерләр клубында 14 яше тулган егет-кызларга паспортлар тапшырылды.

(23 июнь, “Апастово-информ”).


Әлеге чараны “Без – Россия гражданнары” Бөтенроссия программасы нигезендә, “Беренчеләр хәрәкәте” Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте оештырды.

Тантанага егет-кызлар әти-әниләре, якыннары белән килгән иде.


Яшьләрне район Советы аппараты җитәкчесе Данис Сәйфетдинов, яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин, район эчке эшләр бүлегенең миграция бүлеге җитәкчесе Гөлназ Хәбибуллина тәбрикләде.


Кичәдә Гөлия Шиһабиева матур җырларын бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев