Апас яшьләре теннис уйный
“Апас” универсал спорт залында теннис буенча турнир узды.
(29 декабрь, “Апастово-информ”).
Әлеге ярышлар Дамир Сәлахов призларына оештырылды.
Спортның бу төрен үз иткән укучылар ярышта теләп катнашты. Биредә үк ГТО нормативлары тапшыру мөмкинлеге дә бар иде.
“Теннис - күңелле спорт төре. Ярышларда яшьләр теләп катнаша. Ел дәвамында ярышлар бара һәм олысы-кечесе җиңү яулый”, - диде яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин.
(0+)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев