Апас-Идрәз, Руцилә Садриева: Укытучыма мәдхия
Табигатьтә алтын көз хакимлек итә. Гәрәбәдәй сары, ялкын теледәй кызыл, шәмәхә яфраклар төрле төсле келәм хасил итеп җиргә түшәлгәннәр. Һавада, әкияти яфрак бураны уйнаклый, нечкә пәрәвезләр агачларга урала... Мин менә яфрак келәмгә кыяр-кыймас кына басып, авылым урамыннан атлыйм. Күңелем белән сабый чагыма кайттым да, элек башлангыч мәктәп урнашкан урынга тукталып...
Табигатьтә алтын көз хакимлек итә. Гәрәбәдәй сары, ялкын теледәй кызыл, шәмәхә яфраклар төрле төсле келәм хасил итеп җиргә түшәлгәннәр. Һавада, әкияти яфрак бураны уйнаклый, нечкә пәрәвезләр агачларга урала...
Мин менә яфрак келәмгә кыяр-кыймас кына басып, авылым урамыннан атлыйм. Күңелем белән сабый чагыма кайттым да, элек башлангыч мәктәп урнашкан урынга тукталып тын калдым. Нигез буш... Чал тирәкләр моңсу гына тирбәләләр. Менә сукмактан мәгърур басып укытучым - Габитов Минһаҗ абый атлый. Горур, әдәпле, гыйззәтле, олуг укытучым. Ул минем генә түгел, бөтен авылның да укытучысы. Барчабызга хәреф таныткан, уку-язу серләренә төшендергән, санау тәртибен аңлаткан хөрмәтле мөгаллимем... Без - балалар, хәтта аның чын исеме дә "укытучы" дип белә идек бит... Шуңа да бар кеше Минһаҗ абый дип түгел, укытучы абый дип эндәшә иде.
Башлангыч белемне туган авылымда - Идрәз мәктәбендә алдым мин. Дәрес башланганда "Исәнмесез" дип озын итеп, сузып сәламли идек. Балачакның самими хисләре... Бик сагынып искә алам. Уку дәверендә әтием укытучым белән күрешкәч:
-Минһаҗетдин абый, минем кызның укуы ничегрәк? - дип сораган.
-Хисап фәненнән бик алдыра алмаса да, укуы суда йөзгән балык кебек, - дип җавап биргән укытучым.
Чыннан да әдәбият, туган тел дәресләре минем өчен зур шатлык иде. "Әлифба"ны укып бетереп, "Туган тел" китабына күчкәндә моңсуланып йөрүем хәтеремдә.
Укытучым - Габитов Минһаҗ абый гаять акыллы, тирән белемле педагог буларак безне үзара дус, тату булырга өйрәтте. Бүгенге көндә хезмәтемдә кечкенә генә булса да уңышка ирешәм икән, ул сезнең дә уңышыгыз, хөрмәтле мөгаллимем. Мин сезнең рухыгыз алдында баш иям. Бүгенге көндә сезнең мәңгелек йортыгыз да тирән хөрмәттә. Чәчәкләргә күмелеп, тын гына ял итә ул. Мәктәп нигезенең тирә-ягында тирбәлгән сары яфраклы каеннар, чал алмагачлар, чаганнар, сезне сагынып талгын гына тирбәләләр. Мәктәп сукмагына яфрак ява... Менә хәзер кыңгырау чыңлатып сез дәрескә дәшәрсез сыман...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев