Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апас икмәк пешерү комбинаты еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясады

Уңышлы эшләүче хезмәткәрләр хөрмәтләнде.

(12нче гыйнвар, “Апастово-информ”).


Апас икмәк пешерү комбинаты район халкын ипи, кондитер эшләнмәләре белән тәэмин итә. Бүгенге көндә Апас икмәк пешерү комбинатында тәүлегенә уртача тонна ярым продукция - ипи, макарон, кондитер эшләнмәләре җитештерелә. Биредә 27 кеше хезмәт куя. Эш ике сменада алып барыла.
“Апас икмәк пешерү комбинаты озак еллар район халкын ипи белән тәэмин итә. Хәзер бездә пешерелгән продукцияне күрше район халкы да бик яратып ашый. Көн саен 15 төрле ипи, батон, 7-8 төрле кондитер ризыклары пешерелә, 5-6 төрдә макарон эшләнмәләре җитештерелә. Моннан тыш хәләл пилмәннәр ясалына, токмачлар басып киселә”, - дип белдерде хисапчы Эльвира Абдулова.
Узган, 2022нче елда икмәк пешерү комбинатында барлыгы 476 тонна ипи-батон, 16 тонна макарон, 18 тонна эшләнмәләре җитештерелгән. Җитештерелгән продукцияне кибетләргә тарату һәм халкы аз булган авылларда яшәүчеләрне көндәлек азык-төлек продукциясе һәм кирәк-яраклар белән тәэмин итү өчен ике “Газель” машинасы булдырылган.
Апас икмәк пешерү комбинатының нәтиҗәле эшчәнлеген район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров та билгеләп узды.
“Апас икмәк комбинаты районда төп җитештерү үзәге булып тора. Ул район халкын иң төп продукция - ипи белән тәэмин итә. Бүгенге көндә икмәк пешерү комбинаты үсеш ала. Биредә эшен яратып башкарган, намуслы пешекчеләр хезмәт куя”, - дип ассызыклады Ленар Хантимиров. Ул шулай ук әлеге оешма җитәкчелегенә мобилизацияләнгән райондашлар гуманитар ярдәм туплауда булышлык күрсәткәннәре өчен олы рәхмәтен ирештерде.
Озак еллар намуслы хезмәт куйган хезмәткәрләр Рәхмәт хатларына һәм Мактау Грамоталарына ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев