Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас кар көртләреннән чистара

-Апас эчендәге бөтен тротуар, юл-тыкрыкларны бергә кушсаң, озынлыгы 35 километрдан артып китә,-ди Апас шәһәр тибындагы поселок башкарма комитет җитәкчесе Фәнис Шәрәфетдинов.-Быел урам-тыкрыкларны кышын кардан чистарту өчен махсус тендер игълан иттек. Гомуми бәясе 650 мең сумлык бу эшләрне башкару хокукын Апас "Сельхозтехника" оешмасы отты. Бу эштә үзара салым акчасы кулланылмый. Предприятиенең...

-Апас эчендәге бөтен тротуар, юл-тыкрыкларны бергә кушсаң, озынлыгы 35 километрдан артып китә,-ди Апас шәһәр тибындагы поселок башкарма комитет җитәкчесе Фәнис Шәрәфетдинов.-Быел урам-тыкрыкларны кышын кардан чистарту өчен махсус тендер игълан иттек. Гомуми бәясе 650 мең сумлык бу эшләрне башкару хокукын Апас "Сельхозтехника" оешмасы отты. Бу эштә үзара салым акчасы кулланылмый. Предприятиенең барлык техникасы, шул исәптән агрофирма, "Татавтодор", район аграр көллияте, электр элемтәсе район челтәрләре, газ участогы, район электр челтәрләре карамагындагы кар эттерүгә көйләнгән башка техника көн саен Апас урамнарын кар-буранга карамый әйләнеп, чистартып чыга. Районда "Буран" гадәттән тыш хәлләр режимы кертелгәч, Апас эчендә унга якын техника тәүлек буе эшләде. Тракторчылар Марат Мөхетдинов, Илнур Шәмсиев, Азат Әхмәтшин, Ленар Вафин, Илсур Исмәгыйлевка аеруча рәхмәт, эшләрен бик җиренә җиткереп башкаралар. Апаслыларга бер мөрәҗәгатем бар-ниндидер сәбәп белән сезнең урам-тыкрык чистартылмый калса, туры үземә хәбер итегез, эш телефоным-21-62;.8-9053-165-209. Трактор-грейдер урамны кардан чистарып үткәч капкагыз каршын көрәк белән тигезләп куюны авыр эшкә санамагыз, Апас эчендәге һәр оешма, шәхси кибет, йорт-капка төбен кардан чистару мөмкинлегебез юк, подрядчы оешма белән без андый килешү төземәдек. Киләсе атна башыннан, юл хәрәкәтенә комачаулык тудыручы, юл читләренә өелгән карны кырга чыгарып түгү эшләренә керешәчәкбез. Машиналарыгызны шуңа да юлда калдырмагыз. Быел Апас урамнарының кышын кардан вакытында чистартуга игътибар һәм контроль бик көчле булуын апаслылар сизәдер. Шуңа да ишегалды, өй каршысындагы карны урам юлына чыгарып түкмәсәгез иде, бер-беребезгә ачышлы буласыбыз килми. Үзәк мәйдан, ял паркы, тротуарларда карны чистарткач, махсус себерке таккан тракторлар белән пөхтәләп торабыз.

-Районда "Буран" планы игълан ителгәч, барлык авыл җирлекләрендә дә эш режимы көчәйтелде. Юлларны чистарту эшендә бу көннәрдә район буенча барлыгы 75 техника эшләде. Апаста 15-16 январьда үткәрелгән кышкы өмәдә исә 300 дән артык кеше катнашты. Барыгызга да рәхмәт,-ди район гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар иминлеге район штабы рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов.

Киләсе атна башында районда көчле кар яву, буран чыгу көтелә. Кайбер чыганаклар буенча, аерым көннәрдә көчле җил булачак. Шуңа да юлларда һәм бер-беребезгә бик игътибарлы булыйк! -Апас эчендәге бөтен тротуар, юл-тыкрыкларны бергә кушсаң, озынлыгы 35 километрдан артып китә,-ди Апас шәһәр тибындагы поселок башкарма комитет җитәкчесе Фәнис Шәрәфетдинов.-Быел урам-тыкрыкларны кышын кардан чистарту өчен махсус тендер игълан иттек. Гомуми бәясе 650 мең сумлык бу эшләрне башкару хокукын Апас "Сельхозтехника" оешмасы отты. Бу эштә үзара салым акчасы кулланылмый. Предприятиенең барлык техникасы, шул исәптән агрофирма, "Татавтодор", район аграр көллияте, электр элемтәсе район челтәрләре, газ участогы, район электр челтәрләре карамагындагы кар эттерүгә көйләнгән башка техника көн саен Апас урамнарын кар-буранга карамый әйләнеп, чистартып чыга. Районда "Буран" гадәттән тыш хәлләр режимы кертелгәч, Апас эчендә унга якын техника тәүлек буе эшләде. Тракторчылар Марат Мөхетдинов, Илнур Шәмсиев, Азат Әхмәтшин, Ленар Вафин, Илсур Исмәгыйлевка аеруча рәхмәт, эшләрен бик җиренә җиткереп башкаралар. Апаслыларга бер мөрәҗәгатем бар-ниндидер сәбәп белән сезнең урам-тыкрык чистартылмый калса, туры үземә хәбер итегез, эш телефоным-21-62;.8-9053-165-209. Трактор-грейдер урамны кардан чистарып үткәч капкагыз каршын көрәк белән тигезләп куюны авыр эшкә санамагыз, Апас эчендәге һәр оешма, шәхси кибет, йорт-капка төбен кардан чистару мөмкинлегебез юк, подрядчы оешма белән без андый килешү төземәдек. Киләсе атна башыннан, юл хәрәкәтенә комачаулык тудыручы, юл читләренә өелгән карны кырга чыгарып түгү эшләренә керешәчәкбез. Машиналарыгызны шуңа да юлда калдырмагыз. Быел Апас урамнарының кышын кардан вакытында чистартуга игътибар һәм контроль бик көчле булуын апаслылар сизәдер. Шуңа да ишегалды, өй каршысындагы карны урам юлына чыгарып түкмәсәгез иде, бер-беребезгә ачышлы буласыбыз килми. Үзәк мәйдан, ял паркы, тротуарларда карны чистарткач, махсус себерке таккан тракторлар белән пөхтәләп торабыз.

-Районда "Буран" планы игълан ителгәч, барлык авыл җирлекләрендә дә эш режимы көчәйтелде. Юлларны чистарту эшендә бу көннәрдә район буенча барлыгы 75 техника эшләде. Апаста 15-16 январьда үткәрелгән кышкы өмәдә исә 300 дән артык кеше катнашты. Барыгызга да рәхмәт,-ди район гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар иминлеге район штабы рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов.

Киләсе атна башында районда көчле кар яву, буран чыгу көтелә. Кайбер чыганаклар буенча, аерым көннәрдә көчле җил булачак. Шуңа да юлларда һәм бер-беребезгә бик игътибарлы булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев