Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апас күгендә яшь шагыйрә Йолдызы кабынды

Бу бик тә самими, әдәби тел белән язылган шигырләрнең авторы, биш бала анасы Гөлчәчәк Төхвәтуллина Апаста яши. Аңа кадәр Тутай мәктәбендә башлангыч сыйныфларда укытучы булып эшләде. 2006-2010 елларда Казанда "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә дини белем алды. Әнәле, Апас, башка авыллар мәчетләрендә дин сабаклары алып бара. Бигрәк тә балалар белән эшләргә ярата, аңардан...

Бу бик тә самими, әдәби тел белән язылган шигырләрнең авторы, биш бала анасы Гөлчәчәк Төхвәтуллина Апаста яши. Аңа кадәр Тутай мәктәбендә башлангыч сыйныфларда укытучы булып эшләде. 2006-2010 елларда Казанда "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә дини белем алды. Әнәле, Апас, башка авыллар мәчетләрендә дин сабаклары алып бара. Бигрәк тә балалар белән эшләргә ярата, аңардан дин дәресләре алучы апа-әбиләр дә бик хөрмәт итә яшь шагыйрәне. Авторның олы улы Азат Казанда Россия Ислам Университетында Корьән-Хафизлыкка укый, калган 4 баласы-Рәдиф, Рәиф, Нурмөхәммәт, Гөлйөземен дә чын мөселман, саф шәригать рухында тәрбияли мөслимә Гөлчәчәк. Уңышлар телик без аңа, аның гаиләсенә, шигърият дөньясына төкле аякларың белән басырга язсын. Каләмең йөгерек булсын, бар теләкләрең чынга ашсын, сәламәт бул!

Ришат Җамалиев.

Балаларыма

Нәни улым туды. Өченчесен -

Аллаһ бирде якты дөньяга.

-Иң кадерлем, диеп, сөйдем инде,

Үбә-үбә кочтым мин аны.

-Иң кадерлем, дидем... Түгел икән -

Алай түгел, бар да кадерле.

Олы улым - бәхет җимешем,

Ерак китсә, өзә бәгырьне.

Нәни кызым минем "сер сандыгым",

Җанны сөендереп елмайса:

Нинди бәхет - әле син бар - кызым,

Шөкер Раббым, шөкер Аллаһка.

Тагын икәү - ике улым бар бит:

Алары да якын, сөекле.

Мактап куйсаң, и шатлана алар,

Ачулансаң, шулай тиешле...

Биш балам да бер йодрык булып

Яшәсәләр иде догада.

Туганлашып авыр һәм рәхәттә,

Шөкер итеп тик бер Ходайга.

Сез биш бөртек, минем өметем,

Минем брчуларым,шатлыгым.

Бүгенгем Сез, минем киләчәгем,

Хәерледә үтсен картлыгым.

Бабаем авылы

(Тәүгелде авылына багышлыйм)

Шәҗәрәмне барлыйм. Әби-бабам,

Дәү бабамнар кайда яшәгән?!

Кемнәр булган, ничек гомер иткән?

Туганнарым күпме ишәйгән?

Җаным тартты, каным тартты минем -

Сагынып килдем алар авылын.

Мин яратам аның яңгырын да,

Кояшын да, җилне, давылны.

Сагынып килдем. Шул өй тора һаман.

Каршысында кое сиртмәле.

Үзгәргән дә ахры. Юк та кебек,

Шул ук сарай, шул ук киртәле.

Шыпырт кына, (тынычлыкны бозмыйм)

Йөрим икән сөйләп бабаема:

Менә - оныкчыгың, сезнең йортны -

Күрсәтергә килдем мин аңа...

Улыма да сөйлим. Әби-бабам,

Әти дә юк инде дөньяда.

Минем газизләрем сезнең рухка,

Дога кылам карап кыйблага.

Мин аз күрдем сезне исән чакта

Язмыш җиле кире каерган...

Ә мин - онык. Шулай өзелеп-өзелеп

Авылымны һаман сагынам.

Әтием

Әти нинди була икән?

Илназныкы кебекме?

Алсуныкы кебекме?

Әлфиснеке кебекме?

Кемнеке кебек икән -

Әти тиеш булырга?

Яки чып-чын әти булып -

Кирәкме икән туарга?

Кемнеке кебек тә түгел,

Кызыкмыйм чит әтигә...

Үземнеке булсын иде,

Бирмәс идем беркемгә!

Әтиемә

(Тәрбиягә уллар алып кайткач туган уйлар, балалар белән бергә утырып яздык).

Сыенасы килә әти сиңа,

"Әти" диеп килә әйтәсе.

Син юк инде. Килә тик кемнедер

Әти кебек якын итәсе.

Иңнәреңә таянасы килә,

Синең кулларыңа тотынып,

И йөрисе иде рәхәтләнеп,

Шатланасы иде, онытылып...

Менә җитә тиздән бәйрәмнәр дә,

Ә котлыйсы килә... Их нигә?

Күңел шулай бик ашкына икән,

Әти, әтием... Сиңа -әтигә?!

Гөлчәчәк Төхвәтуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев