Апас халык театры төбәкара фестивальдән җиңү яулап кайтты
Ульян өлкәсендә халык һәм үзешчән театр коллективлары арасында Бари Тарханов исемендәге фестиваль узды.
(12 апрель, “Апастово-информ“).
Фестивальдә район мәдәният йорты каршында оешкан Апас халык театры да катнашты. Алар Шәриф Хөсәеновның “Әни килде“ драмасын сәхнәләштерде.
“Фестивальнең йомгаклау турында да катнаштык һәм уңышлар белән кайттык. Коллектив “Иң яхшы режиссер карары“ номинациясендә җиңү яулады. Җирле артистларга рәхмәтлемен“, – ди халык театры режиссеры Земфира Мөхәммәтшина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев