Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Апас хастаханәсенең ак халатлы шәфкать ияләренә Герой исеме бирер идем”

Коронавирус авыруын кичергән райондашлар кичерешләре белән уратклаша.

(30 октябрь, “Апастово-информ”).


Чирнең ни дәрәҗәдә авыр һәм куркыныч икәнлеген шул авыруны кичергән кеше үзе генә беләдер, мөгаен. Коронавирус белән күзгә-күз очрашып, аның белән хастаханә түшәгендә көрәшкән райондашлар да әлеге чирнең мәкерлелеген, зәһәрлеген сөйләп бетерә алмыйлар.
Апаста яшәүче Айрат Насретдинов та коронавирус чире белән йөзгә-йөз очраша. Көндәлек мәшәкатьләргә чумып йөргән мәлдә әлеге авыру үзенә дә кагылгандыр дип, һич кенә дә башына китерми ул.
- Өстемә телогрейка киеп, алма җыярга чыктым. Шулвакыт тирләтеп җибәрде. Кинәт кенә хәлем китте. Тизрәк утырдым. Тәнемнән ниндидер салкынлык йөгерде, туңдырып җибәрде. Кайту белән тән температурамны үлчәдем, 37 градус иде, - дип искә ала ул.
Аның хәле алга таба да яхшырмый. Тән температурасы 38 градуска күтәрелә. Аппетиты да югала. 3-4 көннән соң тәм һәм ис тә тоймый башлый.
- Берни дә ашыйсы килмәде. Су гына эчеп тордым, - ди ул.
Айрат Насретдинов бер атнага якын өйдә дәваланганнан соң, томография уза. Тик нәтиҗәләре генә сөендерми. Томография тикшеренүе үпкәләренең 50 процент зарарлануын күрсәтә. Аны район хастаханәсенең инфекцион авырулар бүлегенә салалар. Көчле дәвалау курсы билгелиләр.
- Бик зур стресс кичердем. Ни уйларга да белмәдем. Ул мизгелләрне хәтта искә аласым да, сөйлисем дә килми. Ак халатлы шәфкать ияләре –табиблар, шәфкать туташлары, санитаркалар һәрвакыт хәлемне сорашып, күңелдә ышаныч тудырдылар. Үзләре махсус киенгәннәр. Тавышларыннан гына танып була. Үз хезмәтләрен җиренә җиткереп башкаручы чын һөнәр ияләре алар. Авыруларга карата игътибарлы, һәрбер дәваланучы өчен җан атып, борчылып торалар. Назлы сүзләре белән дә җанга шифа өрәләр, - диде ул.
Айрат Насретдинов район хастаханәсенең инфекцион авырулар бүлегендә хезмәт куючы шәфкать ияләренең һәрберсенә барлык дәваланучылар исеменнән ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде, ихлас теләкләрен ирештерде.
- Аллаһы Тәгалә сәламәтлеклрен бирсен, яман авырулардан сакласын. Мин аларның һәрберсенә Герой исеме бирер идем, - диде Айрат Насретдинов.
Ул шулай ук коронавируска каршы прививка ясатуның мөһимлеген дә ассызыклап үтте.
- Прививка ясатырга кирәк икән шул. Мин өлгерми калган идем. Бәлки җиңелчә генә кичергән булыр идем, - диде ул.
Авыручыларның кичерешләре уйларга һәм уйланырга мәҗбүр итә. Шулай ук әлеге чир белән көрәшеп тә, аны җиңә алмыйча арабыздан киткән райондашларыбыз да бик кызганыч. Ә коронавирус чире чигенми. Ул күңелгә шом салып, арабызда яшәвен дәвам итә. Шул нисбәттән илдә, республикада коронавируска каршы төрле чаралар кабул ителә. Табиблар да әледән-әле вакцина ясатуның мөһимлеге хакында кисәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев