Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Апас хәбәрләре“ телекомпаниясе – республикакүләм бәйге җиңүчесе

Массакүләм мәгълүмат чаралары арасында экстремизмга каршы көрәш темасына республикакүләм бәйге узды.


(23 декабрь, “Апастово-информ“).


Әлеге бәйгедә “Апас хәбәрләре“ телекомпаниясе дә катнашты. Алар “Экстремизмга каршы көрәш темасына иң яхшы телесюжет һәм радиосюжет“ номинациясендә икенче урынны яуладылар.

“Апас хәбәрләре“ телекомпаниясе шеф-редакторы Гөлнара Сөнгатуллина “Татмедиа“да узган бүләкләү тантанасында катнашты. Аңа Диплом һәм акчалата бүләк тапшырылды.

Район башлыгы Равил Хисаметдинов традицион дүшәмбе киңәшмәсендә “Апас хәбәрләре“ телекомпаниясенең уңышларын аерым билгеләп үтте, киләчәктә дә уңышлар теләп, Диплом һәм чәчәк бәйләме тапшырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев