Реклама
Җәмгыять
“Апас хәбәрләре“ телекомпаниясе шеф-редакторы Гөлнара Сөнгатуллина ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан истәлек билгесенә лаек булды
Казан шәһәрендә “Татарстан – Яңа гасыр“ республика җәмәгать хәрәкәтенең VIII съезды узды.
(22 июнь, “Апастово-информ“).
Съезд эшендә Апас районыннан да делегация катнашты. Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, “Апас хәбәрләре“ телекомпаниясе шеф-редакторы Гөлнара Сөнгатуллина, “Апас хәбәрләре“нең алып баручысы Гөлназ Вәлиева, мәдәният хезмәткәре Гөлия Шиһабиева эшлекле очрашу шаһиты булдылар.
Биредә “Апас хәбәрләре“ телекомпаниясе шеф-редакторы Гөлнара Сөнгатуллина “ТАССРның 100 еллыгы“ истәлек билгесенә лаек булды. Аңа әлеге медальне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев