Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас хокук сакчылары бер апаслының законсыз кәсебен туктатты

26 мартта Апас хокук сакчылары Уланово-Каратун иске Казан юлында бер автотранспортны туктатып тикшергән вакытта 5 литрлы канистралы спитрка юлыгалар.

-Бу тикшерүләр район территориясендә максатчан һәм даими алып барыла,-дип хәбәр итте район кулланучылар хокукларын яклау, “Госалкоголь» инспекциясе баш белгече Гөлнара Абдрахманова. 
-Бу сыеклык конфискацияләнде һәм махсус лабораториядә экспертиза-тикшерү үткәрелде. Апас районы сәүдә киштәләрендә бары тик сыйфатлы, акцизлы спиртлы эчемлекләр генә булырга тиеш. Без райондагы барлык сәүдә нокталарының махсус рөхсәт документларын, ЕГАИС электрон исәп-контроль системасы эшен көндәлек күзәтү астында тотабыз. Агулану, тагын да яманрагы-кеше үлеменә китерүче сыйфатсыз, ялган алкогольле продукциягә районыбызда юл куелмаячак. Мондый Закон бозучылар турында апаслыларның безгә яки “Халык контроле” сайтына хәбәр итүләрен сорыйбыз. Без мондый акча дип күзе тонган намуссыз адәмнәр, сәүдәгәрләргә тиешле чаралар күрәчәкбез. 
Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев