Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апас китапханәчеләре чәй табыны артында очрашты

Апас китапханәсендә 3 октябрьдә шушы өлкәдә эшләп лаеклы ялга чыгучылар өчен бик җыйнак чәй табыны үткәрелде. "Көзге муллык" күргәзмәсе белән таныштырдылар. Өлкәннәр хөрмәтенә үзәк китапханә хезмәт коллективы матур эчтәлекле концерт та әзерләгән иде. Хәер, зурлап кунакка чакырылган элеккеге китапханәчеләр үзләре дә кимен куймадылар, җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Яшьлекләрен тынгысыз хезмәт...

Апас китапханәсендә 3 октябрьдә шушы өлкәдә эшләп лаеклы ялга чыгучылар өчен бик җыйнак чәй табыны үткәрелде. "Көзге муллык" күргәзмәсе белән таныштырдылар. Өлкәннәр хөрмәтенә үзәк китапханә хезмәт коллективы матур эчтәлекле концерт та әзерләгән иде. Хәер, зурлап кунакка чакырылган элеккеге китапханәчеләр үзләре дә кимен куймадылар, җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Яшьлекләрен тынгысыз хезмәт белән үткәрүчеләр чыгышлары көчле алкышлар, хатирәләр белән бергә үрелеп барды.

Бу чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, мәдәният бүлеге мөдире Рөстәм Мингазиев та катнашты.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев