Апас китапханәсендә мөһим чара үтте
Бүген халыкара наркотикларга каршы көрәш көне уңаеннан, Апас китапханәсендә "Наркотиклар - бәла билгесе" дигән исем астында мөһим чара үтте. Биредә Апас аграр көллиятендә укучы беренче һәм икенче курс егетләре, район хастаханәсе табибы Зөфәр Гайнуллин, район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекторы Рания Сибгатуллина белән очраштылар. Китапханә хезмәткәре...
Бүген халыкара наркотикларга каршы көрәш көне уңаеннан, Апас китапханәсендә "Наркотиклар - бәла билгесе" дигән исем астында мөһим чара үтте. Биредә Апас аграр көллиятендә укучы беренче һәм икенче курс егетләре, район хастаханәсе табибы Зөфәр Гайнуллин, район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекторы Рания Сибгатуллина белән очраштылар. Китапханә хезмәткәре Венера Салаватова наркотикларның ни дәрәҗәдә куркыныч тудыруы, тәмәке, алкогольнең зыяны хакында сөйләде.
- Наркотиклардан дәвалану, арыну бик авыр. Еллар буе дәваланучы яңадан куллана башларга мөмкин. Шуңа күрә наркотиклардан бик ерак торырга кирәк, - диде табиб.
Наркомания, алкоголизм, тәмәке тарту кешедә бик тиз бәйлелек тудыра. Яшь организм өчен бу аеруча да куркыныч. Аның психикасына да тиз йогынты ясый. Район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекторы Рания Сибгатуллина моның белән бәйле кайбер аянычлы вакыйгалар турында сөйләп үтте. - Без яшүсмерләр, балалар янында еш булабыз. Төрле аңлату эшләре алып барабыз, киңәшләр бирәбез. Районыбыз киләчәге сезнең кулларда. Шуңа күрә ялгыш адымнардан сакланыгыз. Бер ялгышлык барын да юк итәргә, кешелектән чыгарырга мөмкин, - диде ул егетләргә мөрәҗәгать итеп.
Ләлә Сафиуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев