Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апас китапханәсендә яңа китаплар

Безнең Апас үзәкләштерелгән китапханәләр системасында бүгенге көндә барысы 282678 китап исәпләнә. Шулай ук 48 исемдәге журнал, 18 исемдә газета килә. Даими китап укучыларыбыз һәрвакыт яңа кайткан китаплар белән кызыксынып торалар. Быел үзәк китапханәгә Татарстан китап нәшриятыннан барысы 3389 данә, 599 мең сумлык, Татарстан Милли китапханәсеннән 395 данә, 246 мең сумлык...

Безнең Апас үзәкләштерелгән китапханәләр системасында бүгенге көндә барысы 282678 китап исәпләнә. Шулай ук 48 исемдәге журнал, 18 исемдә газета килә. Даими китап укучыларыбыз һәрвакыт яңа кайткан китаплар белән кызыксынып торалар. Быел үзәк китапханәгә Татарстан китап нәшриятыннан барысы 3389 данә, 599 мең сумлык, Татарстан Милли китапханәсеннән 395 данә, 246 мең сумлык яңа китаплар кайтты. Балалар бакчалары тәрбиячеләре, укытучылар, ата-аналар өчен "Мин өйрәнәм" сериясеннән, балалар өчен әкиятләр, шигырьләр дә бар. Шулай ук фәнни-танып белү юнәлеше буенча очерк, повесть, язмалар, энциклопедия һәм башка төрле жанрларда китаплар бик күп. Тиздән китаплар үзәк китапханәгә, балалар китапханәсенә һәм авыл китапханәләренә таратылачак. Китаплар белән танышырга китапханәләргә рәхим итегез.

Гөлинә Вафина,

китап туплау һәм эшкәртү бүлеге мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев