Апас китапханәчеләре өлкән хезмәттәшләре белән очрашты
Районда өлкәннәр ункөнлеге дәвам итә.
(8 октябрь, "Апастово-информ").
Әлеге уңайдан китапханәчеләр районның үзәкләштерелгән китапханәләр системасында эшләп, лаеклы ялга чыккан өлкән буын белән очрашты. Аларга күчтәнәчләр тапшырды.
"Еш очрашып торсак та, бүгенгесе тагын да сөенечле. Аллага шөкер, табыныбыз мул, начар яшәмибез, шулай да, безнең яшьтә игътибар, хөрмәт бик кадерле. Бер җылы сүз дә көч бирә. Хәл сорашучы булганда күңелләр тула. Хөрмәтегез өчен рәхмәт", - диделәр апалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев