Реклама
Җәмгыять
Апас китапханәсендә “Сердәш” клубы ветераннары очрашты
Биредә елны йомгаклау утырышы узды.
(23 декабрь, “Апастово-информ”).
Өлкәннәр ел барышында узган утырышларның кызыклы мизгелләрен искә алдылар, яңа елга яңа максатлар билгеләделәр, яңа бурычлар куйдылар, бу хакта фикерләре булән уртаклаштылар.
Китапханә хезмәткәрләре кунаклар өчен махсус кызыклы программа әзерләгән иде. Утырыш бәйрәм төсен алды. Җырлар уеннар белән, биюләр тәбрикләүләр белән, шигырьләр теләкләр белән бергә чиратлашып, бик күңелле барды.
Соңыннан чәй табыны артында өлкәннәр яшьлекләрен искә алып, аралашып, үзләре әзерләп килгән тәм-томнар белән сыйланып утырдылар.
Бу хакта район ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев