Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас “Кояшкай” балалар бакчасында Сәламәтлек көне узды

Сәламәтлек көне балалар белән әңгәмә, саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнап, ярыш-эстафеталар рәвешендә оештырылды.

(21 июль, “Апастово-информ”).



“Бүгенге көнебезнең максаты - “Чисталык- сәламәтлек нигезе” икәнен балаларга төшендерү, аларны физик яктан чыныктыру, сәламәтлекләренә карата кызыксыну уяту, саулыкны кайгыртырга өйрәтү, чыдамлык, кыюлык сыйфатлары тәрбияләү иде. Балаларга сәламәт булу өчен спорт белән дус булырга, чисталыкны сакларга, дөрес тукланырга, витаминнарга бай ризыклар ашарга кирәклеге турында тагын бер кат аңлатылды. Саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнап, ярышларда көч сынашып, балалар өчен тәрбияви яктан бик әһәмиятле көн булып истә калды”, - дип язылган “Кояшкай” балалар бакчасының социаль челтәрләр битендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев