Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас коралсызлана

Район полиция бүлеге җитәкчесе Раил Гатауллин хәбәр итә: -Узган елда Россия Законнары нигезендә утлы коралларны тиешенчә сакламаучы аучылардан, аны куллану, теркәү тәртибен бозган гражданнардан барлыгы 8 утлы корал-ау мылтыклары алынды. 5 апаслы исә үзенә кирәкмәгән, васыять яки мирас буенча күчкән утлы коралны ирекле рәвештә район эчке эшләр бүлеге, участок полиция...

Район полиция бүлеге җитәкчесе Раил Гатауллин хәбәр итә:

-Узган елда Россия Законнары нигезендә утлы коралларны тиешенчә сакламаучы аучылардан, аны куллану, теркәү тәртибен бозган гражданнардан барлыгы 8 утлы корал-ау мылтыклары алынды. 5 апаслы исә үзенә кирәкмәгән, васыять яки мирас буенча күчкән утлы коралны ирекле рәвештә район эчке эшләр бүлеге, участок полиция инспекторларына тапшырды. Бу очракта инде мондый төр утлы корал, кирәк-яраклар, патроннар, төрле шартлаткычлар тапшыручыларга яки очраклы рәвештә шундый утлы коралга тап булып. бу хакта полициягә хәбәр итүчеләргә дәүләт акчалата премия түли. Халыктан алынган яки ирекле рәвештә хокук сакчыларына тапшырылган 6 утлы корал суд карары нигезендә махсус мичләрдә эретелеп юкка чыгарылды.

Быел халыктан кергән хәбәрләр буенча бу юнәлештә тикшерүләр бара. Үз язмышың белән уйнарга ярамый. Мондый очракларны белсәгез полициягә, участок инспекторына хәбәр итәргә киңәш итәм,-ди хокук сакчысы.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев