Апас көрәшчеләре сынатмый
Гыйнвар ахырында яшел Үзән районында 2000 елгы һәм аннан да яшьрәкләр катнашында легендар көрәшче, Татарстанның атказанган тренеры Д.Х.Халиков призына татар-башкорт милли көрәш бәйгесе узды. Биредә безнең районнан Апас, Чурибураш мәктәпләре көрәшчеләре катнашты. Бәйге шактый озак һәм киеренке барды. Чөнки барысы да җиңүгә өметләнеп килгәннәр. Тренер Ринат Гыйламов көрәшчеләребез чыгышларыннан канәгать...
Гыйнвар ахырында яшел Үзән районында 2000 елгы һәм аннан да яшьрәкләр катнашында легендар көрәшче, Татарстанның атказанган тренеры Д.Х.Халиков призына татар-башкорт милли көрәш бәйгесе узды. Биредә безнең районнан Апас, Чурибураш мәктәпләре көрәшчеләре катнашты. Бәйге шактый озак һәм киеренке барды. Чөнки барысы да җиңүгә өметләнеп килгәннәр. Тренер Ринат Гыйламов көрәшчеләребез чыгышларыннан канәгать булуын белдерде.
- Бәйгеләрдә беренче генә катнашуыбыз түгел. Егетләр осталыкларын көннән-көн арттыралар. Җиңү яулап кыйммәтле бүләкләр алучылар да шактый. Аларның һәр уңышы минем өчен зур горурлык, - ди тренер.
Бәйгедә катнашкан Азат Шәһиәхмәтов (32 килограмм үлчәү категориясендә, Апас мәктәбе), Раян Нургалиев (36 кг.; Чурибураш), Фәннур Вәлиев (40 кг.; Апас), Айрат Салаватуллин (45 кг.; Апас), Газинур Мингазов (45кг.; Чурибураш), Раил Фәсхетдинов (45 килограммнан югары үлчәү категориясендә, Апас мәктәбе) призлы урыннар яулап бүләкләр алып кайттылар.
Гөлзада Гатауллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев