Апас көрәшчеләре Яшел Үзәннән җиңеп кайтты
Яшел Үзәндә көрәш буенча ярышлар узды. Ул көрәш спорт мәктәбе беренчелегенә оештырылды. Биредә районыбыздан да көрәшче егетләр катнашты.
(25 март, “Апастово-информ“).
2003 елгы һәм алардан яшьрәк көрәшчеләр көч сынашты. Алар көрәш келәмендә сынатмады. Бу хакта көрәш буенча тренер Ринат Гыйламов хәбәр итте.
“2003 -2004 елгы егетләр арасында 65 килограмм авырлыкта Апас мәктәбе укучылары Азамат Мөхәммәтшин беренче, 75 килограмм авырлыкта Илмир Сабиров – икенче, 2005-2006 елгы көрәшчеләр арасында Чүрибураш мәктәбе укучысы Раян Нургалиев 65 килограмм авырлыкта – беренче, 55 килограмм авырлыкта Апас мәктәбеннән Камил Сафиуллин өченче урынны яулады. Аларга бүләкләр, Мактау грамоталары һәм медаль бирелде“, – диде Ринат Гыйламов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев