Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апас кырларында уңган хезмәтчәннәр эшли

Район кырларында трактор гөрелтесе әле тынмаган. Тырыш хезмәтчәннәр көнне-төнгә ялгап эшләүләрен дәвам итә. Җир эшкәртү, көзге туңга сөрү эше дә оешкан төстә бара. Хамис Гаптелвәлиевне без Зур Күккүз авылы янәшәсендәге кырда очраттык. Ул озак еллар аграр көллияттә хезмәткә өйрәтү мастеры булып хезмәт итә. Лаеклы ялда булуына карамастан, кыр эшләре вакытында...

Район кырларында трактор гөрелтесе әле тынмаган. Тырыш хезмәтчәннәр көнне-төнгә ялгап эшләүләрен дәвам итә. Җир эшкәртү, көзге туңга сөрү эше дә оешкан төстә бара.
Хамис Гаптелвәлиевне без Зур Күккүз авылы янәшәсендәге кырда очраттык. Ул озак еллар аграр көллияттә хезмәткә өйрәтү мастеры булып хезмәт итә. Лаеклы ялда булуына карамастан, кыр эшләре вакытында бик теләп өлеш кертә. Үзенең "Нью Холланд" тракторы белән кырлар иңли.
-Җир эшкәртү - җиңел эш түгел. Шулай да яратып, теләп, күңел биреп башкарам. Иртәнге алтыдан кичке 10 га кадәр кырда мин. Ике тапкыр ашаталар. Кайнар ашлар белән мактый-мактый тукланабыз. Тракторым уңайлы, чиста, тавышы да куәт түгел, - ди үзе.
Хамис абый 44 елдан бирле руль артында. "Беларус" тракторында да, "К-700"дә дә, комбайнда да эшли ул. Туплаган тәҗрибәсен яшь буынга тапшыра. Тырыш, максатчан остазлары үрнәгендә егетләр хезмәт үзенчәлекләренә, техника серләренә төшенә.
Техниканы, аның төзелешен 5 бармагы кебек белгән Хамис абый үзе дә трактор җыйган. Бүген аның хуҗалык кирәк-яракларын башкарырга ике тракторы бар.
-Бәрәңге утыртам, сызам, кыш көне карлар эттерәм. Кешегә ялынычым юк. Бар хезмәтне башкара алар, - диде ул.
Хамис абый җырга-моңга да гашыйк. Моңлы тавышы белән район сәхнәсендә дә еш чыгыш ясый. Авыр һәм мактаулы хезмәтен әнә шулай җыр белән үреп башкара ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев