Апас кызы Динара кул эшләренә оста
Гади генә ленталардан матур резинкалар, заколкалар ясап була икән. Моңа Динара Сабирҗанованың кул эшләнмәләрен күргәч инанасың. Динара Апаста яши, Каратун мәктәбендә балаларга музыка дәресләре бирә. Буш вакытында Динара искиткеч җитезлек белән атлас һәм репсовый ленталардан менә шундый гүзәллек башкара. Бер караганда гади генә әйбер дә кебек, ләкин шул ук вакытта...
Гади генә ленталардан матур резинкалар, заколкалар ясап була икән. Моңа Динара Сабирҗанованың кул эшләнмәләрен күргәч инанасың. Динара Апаста яши, Каратун мәктәбендә балаларга музыка дәресләре бирә. Буш вакытында Динара искиткеч җитезлек белән атлас һәм репсовый ленталардан менә шундый гүзәллек башкара. Бер караганда гади генә әйбер дә кебек, ләкин шул ук вакытта үзенчәлекле эшләнмәләр килеп чыга. Бер-бересенә охшамаган, һәрберсе үз нәзакәте белән эшләнә. Бу матурлыкны ясарга Динарага 40-45 минут вакыт кирәк. Ә кыенракларына исә 2 сәгать вакыт үтә икән. Бу эшкә ничек алынган соң ул?
Динара: "Туйдан соң төрле төстә атлас ленталар бик күп калды. Боларны ни эшләтим инде хәзер диеп уйладым. Башта топиарий ясап карадым, барып чыкмады. Аннары интернеттан ленталардан резинкалар, заколкалар ясау буенча видео карадым. Менә шулай әкренләп үзем дә ясый башладым. Әле мин өйрәнчек кенә, яңа гына ясыйм. Тик бу шөгылемне бик яратып, күңелемне биреп эшлим,"- диде. Динара матур эшләнмәләре белән якын-тирә дусларын да сокландыра. Аңа бу шөгылендә уңышлар юлдаш булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев