Апас кызлары аш-суга да осталар
«Тәмле булсын» рестораннар челтәре һәм Татар ашлары һәм мәдәнияте халыкара Ассоциациясе Гаилә елы уңаеннан Юныс Әхмәтҗанов истәлегенә багышлап «Гаилә табыны - 2024» марафоны үткәрде.
Марафон 21 көн дәвам итте. Уңган хатын-кызларыбыз тәмледән тәмле ризыклар пешереп якыннарын сөендерде. Апас якташлар җәмгыяте дә әлеге бәйгедә үз җиңүчеләрен бүләкләде.
Марафонның иң югары бүләгенә - Апас районы Кече Болгаер авылында туып, хәзер Казанда яшәүче кызыбыз, ике бала анасы - Кадрия Хәммәдиева лаек булды. Иң яшь катнашучы - Урта Балтай кызы Люция Гыйльфанова булды. Ә менә "Юка" номинациясендә Апастан Рәхимә Зарипова җиңеп чыкты. Иң актив катнашучы якташларыбыз Рузия Хәсәнова (Кече Болгаер), Галия Балтина (Болын - Балыкчы) да билгеләп үтелде. Апас якташлар җәмгыяте президенты, РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев исеменнән Дипломнар, истәлекле бүләкләрне якташлык җәмгыяте вәкилләре - Наил Галиуллин белән Алсу Әсхәдуллиналар тапшырды. Иң кадерле бүләк - "Гасырлар сагындагы манаралар. Апас районы мәчетләре" җыентыгы да "Гаилә табыны" марафонында катнашучыларга тапшырдылар.
Котлыйбыз!!!
“Ил-көннәребез тыныч, табыннарда гел тәмле ризыклар гына булсын, дип телик!” – дип изге теләкләрен ирештерде якташыбыз Алсу Әсхәдуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев