Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апас кызлары сынатмый

Буа районында милли кулинария буенча «Әбием сандыгы» дип исемләнгән республикакүләм конкурсы узды.

(16 март, “Апастово-информ”).


Бәйге ике өлештән торды. Беренче өлешендә яшь пешекчеләр эремчек пилмәне һәм башка милли ризыклар әзерләделәр. Барлыгы 11 укучы осталыкта көч сынашты. Апас аграр көллиятенең 2 курс студенты Динара Зәйнуллина да үзен оста пешекче булуын дәлилләде һәм “Милли традицияләрне саклап калу” номинациясендә җиңү яулады. 
Бәйгенең икенче өлешендә онытылып бара торган милли ризыклар тәкъдир ителде. Апас аграр көллияте укучысы пешергән дучмак шулай ук югары бәя алды. Укытучы Рания Нәбиуллина милли ризыкны музыкаль рәвештә жюри хозурына тәкъдим итте. Бу хакта Апас аграр көллияте укытучысы Айгөл Кашапова хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев