Апас кызы фестивальнең махсус бүләге - затлы тунга лаек булды
“Йолдызлык” фестиваленең Апаста узган зона турында Ләйлә Гәрәева кыйммәтле бүләк алды.
(27 март, “Апастово-информ”).
Ләйлә Гәрәева (җит. Кафия Мингалиева) үзенең моңлы тавышы белән күпләрне әсир итте. Ул вокал-соло номинациясендә икенче урынны яулады һәм Казанга чакыру алды.
“Мондый зур бүләк алу хыялымда да юк иде. Шатлыгым эчемә сыймый, көтелмәгәндә булды. Мин бүген чиксез бәхетле. Казан сәхнәсендә дә сынатмамын”, - дип сөенечен уртаклашты Ләйлә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев