Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апас кызы язган солдат хаты якташыбызны эзләп тапкан

Мобилизациядә булган егетләргә күңел җылысы, өмет, рух ныклыгы бүләк итү максатыннан мәктәп укучылары солдат хатлары яздылар. Аны махсус хәрби операциядә катнашучыларга юлладылар.

(1 февраль, “Апастово-информ”).


“Солдат хаты” акциясенә Апас урта мәктәбе укучылары да кушылды. Алар читтә үз ияләрен табып, солдатларның куен кесәсендә урын алган.

Апас урта мәктәбенең 5 “Б” классы укучысы Аделина Хәбибуллина язган хат, район хәрби комиссариатыннан мобилизацияләнгән Илшатка барып җиткән.
“Сезнең укучыгыз язган хат тормыш иптәшемә барып җиткән. Туган яктан килгән сәлам читтә тагын да кадерле. Балаларга ирләребезне онытмаганнары, матур, җылы сүзләре өчен рәхмәт”, - ди хатыны Ландыш Шакирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев