Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас өлкәннәре "Хикмәт" чемпионатында катнашты

Барлыгы 10 катнашучы компьютер белән идарә итү осталыгын сынады.

(21 июнь, "Апастово-информ").


Пенсионерлар һәм физик мөмкинлеге чикле райондашлар арасында компьютер белеме буенча узучы "Хикмәт" чемпионаты Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан ТР Төзелеш министрлыгы белән берлектә, Россия Пенсионерлар берлегенең ТР буенча төбәк бүлеге ярдәмендә уздырыла. Район ветераннар Советы рәисе Гөлнур Насыйбуллина белдерүенчә, чемпионат мәгълүмати технологияләр өлкәсендә пенсионерлар һәм инвалидларның белем дәрәҗәсен күтәрүгә, компьютер белән идарә итү күнекмәләрен үстерүгә һәм мәгълүмати технологияләрне көндәлек тормышка кертүгә юнәлдерелгән.
Апас мәктәбендә чемпионатның муниципаль туры узды.Барлыгы 10 катнашучы компьютер, мәгълүмати технологияләр өлкәсендә белемнәрен сынап карады. Җиңүчеләр республика турында катнашуга чакыру алды.Өлкәннәрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова сәламләп, уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев