Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас мәктәбе укучылары архив эше белән танышты

8 “Б” сыйныфы укучылары Апас районы башкарма комитетының архив секторына сәяхәт кылдылар

(17 март, “Апастово-информ”).


Архив секторы мөдире Алсу Идиятова архив эшчәнлеге белән таныштырды, архив документларын саклау шартлары, комплектлау, исәпкә алу һәм куллану кагыйдәләре турында сөйләде.


Архивның кыйммәтле документлары, латин хәрефләре белән язылган хуҗалык китаплары һәм фотодокументлар укучыларда аеруча кызыксыну уятты. Укучылар архив документларының ничек цифрлаштырылуын гына түгел, ә аларны үзләре дә сканерларга тырыштылар.


Апас районы башкарма комитетының архив секторында 310 фондка бүленеп тупланган 26 меңнән артык документ исәпләнә. Һәм ул ел саен тулыланып тора.


Архив бүлеге эшчәнлеге Татарстан Республикасы бердәм архив системасы программасында алып барыла. Бердәм архив мәгълүмат системасы мөрәҗәгатьләрне тизрәк һәм нәтиҗәлерәк итеп башкаруга мөмкинлек бирә. Хәзерге вакытта Бердәм архив мәгълүмат системасы базасына райондагы барлык оешма исемнәре дә кертелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев