Апас мәктәбе укучылары “Барлык һөнәрләр дә мөһим” һөнәрләр марафонына кушылды
Апас урта мәктәбендә, 1 май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан, “ТРУДКРУТ” акциясе кысаларында, укучылар төрле һөнәр ияләре белән танышты.
(4 май, “Апастово-информ”).
“Барлык һөнәрләр дә мөһим” һөнәрләр марафонына укучыларның әти-әниләре чакырылды.
Айсылу Закирова җитәкчелегендәге 9 А классы укучылары “Йолдыз” газетасы журналисты Ләйлә Шиһабиева белән очрашты. Укучылар әлеге һөнәрнең үзенчәлекләре турында сорашты, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды.
Укучылар фикерләрен ак кәгазь битенә төшереп, аларны бер-берсе белән дә уртаклашты.
Ләйлә Шиһабиева район газетасы, коллектив һәм кызыклы да, җаваплы да журналист эше турында сөйләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев