Реклама
Җәмгыять
Апас мәктәбе укучылары Гаилә дәресендә катнашты
Халыкара гаилә көне уңаеннан, Апас урта мәктәбе укучылары ЗАГСка Гаилә дәресенә килделәр.
(16 май, “Апастово-информ”).
ЗАГСта шулай ук “Минем гаиләм – минем байлыгым” рәсем бәйгесенең күргәзмәсе дә оештырылды. Укучылар әлеге рәсем күргәзмәсе белән дә танышты.
Укучылар кызыклы әңгәмә кордылар, ЗАГС хезмәткәрләренең эше белән якыннан таныштылар. Тууны, вафат булуны, кавышуны, аерылышуны теркәү турындагы актларны, уллыкка, кызлыкка алу документларын, архивта саклана торган кәгазьләрне карадылар. Барлык сорауларга да ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина җавап бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев