Апас мәктәбе укучысы республикакүләм бәйгедә җиңү яулаган
Гадел Гатауллин “Мәңгелек шигърият” бәйгесендә катнашкан.
(28 апрель, “Апастово-информ”).
7 апрель көнне Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры "Шәрык клубы" интерактив мультимедиа комплексы һәм "Белем"радиосы тарафыннан оештырылган "Мәңгелек шигърият" республикакуләм бәйгегә нәтиҗәләр чыгарылган. Бәйгедә Апас мәктәбенең 1 А сыйныфы укучысы Гадел Гатауллин да катнашкан. Ул Габдулла Тукайның "Су анасы" әкиятен сәнгатьле итеп сөйләп, чыгыш ясаган. Гадел югары бәя алган, 1 урынга ия булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев