Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Апас мәктәбе укучысы “Тархан” тарихи-мәдәни бәйгедә кабат уңыш яулаган

11Б сыйныф укучысы Азалия Заһидуллина бәйгенең киләсе этабына узган.

(7 март, “Апастово-информ”).


Азалия Заһидуллина «Тархан» тарихи-мәдәни телеконкурсының чирек финалының 4 нче уенда катнашып, бәйгенең киләсе этабына узган.
“Тархан” тарихи-мәдәни бәйге-проектын Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты гамәлгә ашыра. Бәйге берничә этаптан тора һәм чыгарылыш сыйныф укучылары арасында үткәрелә. Проект Россия, Татарстан һәм төрки халыклар тарихын, мәдәниятен популярлаштыруга юнәлтелгән. Проектның җиңүчесе, шулай ук ике призеры Казан федераль университетының «Төрки халыклар тарихы» профиленә укырга керүдә өстенлекле хокукка ия булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев