Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас мәктәбенең яшь юл сакчылары » Игътибар - балалар! акциясенә кушылды

Кызыл Армия урамындагы җәяүле сукмагы янәшәсендә “Имин юл кичүе” чарасы узды.

(14 сентябрь, “Апастово-информ”).


Җәяүлеләр кичүе янәшәсендәге акциядә районның ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре, Буадан юл куркынычсызлыгын тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Сиринә Мурзакова, Апас урта мәктәбенең ЮИД отряды һәм беренче сыйныф укучылары катнашты.
Акция башында балаларга җәяүлеләр кичүе буенча куркынычсыз юл аркылы чыгу кагыйдәләре һәм яктылыкны кайтаручы элементлар турында сөйләделәр. Укучылар юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары белән берлектә юл аркылы чыгу урынын өйрәнделәр, машина йөртүчеләргә билгеләнгән күчү зонасында җәяүлеләргә өстенлек бирү хокукын искә төшерделәр, ә җәяүлеләргә имин күчү өчен кирәкле гамәлләр алгоритмын үз үрнәкләре белән күрсәттеләр.
“Акциянең максаты – балаларның иминлеген тәэмин итү, хәвеф-хәтәрләрне кисәтү. Шоферлар белән әңгәмәләр уздырабыз, белешмәлекләр, яктылыкны кире кайтаручы элементлар тапшырабыз“,– диде ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев