Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас мәктәбенең иң нәни укучылары китап дөньясына сәяхәт кылган

1 Б сыйныфы укучылары Апас үзәк китапханәсендә “Китап яшәгән йорт” дип исемләнгән чарада катнашканнар.

(9 февраль, “Апастово-информ”).


Балалар китапханә кагыйдәләре белән танышканнар, язылу тәртибе, китап алу хакында белгәннәр. Балалар матур бизәлешле китаплар күргәзмәсен дә кызыксынып караганнар. Соңыннан “Яраткан әкият битләре буйлап” дип исемләнгән викторинада катнашып, сорауларга җаваплар эзләгәннәр.
“Һәр китап сөюче нәни дустыбыз китапханәбезнең кадерле кунагы. Китапханәбез фонды яңа китаплар белән тулыланып тора. Балаларыбыз кызыксынып укыйлар. Алар белән төрле чаралар да үткәрәбез”, - дип хәбәр итте Апас үзәк балалар китапханәсе мөдире Гөлинә Муллаәхмәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев