Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Апас мәктәбенең “Светофорик” төркеме “Бала – төп пассажир” акциясенә кушылды

«Игътибар-балалар!” кисәтү чарасы кысаларында Апас урта мәктәбе укучылары иминлек сагына басты.

(1 июнь, “Апастово-информ”).


Апас районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге,"Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет учреждениесенең Буа бүлеге белән берлектә, Апас урта мәктәбенең "Светофорик" яшь инспекторлар отряды "Бала - төп пассажир" акциясенә кушылды.

Акция барышында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре балаларның махсус утыргычта йөрүенә, автомобильдә йөрткәндә куркынычсызлык каешларын куллануларына игътибар иттеләр. Яшь юл сакчылары ата-аналарга машина салонында балаларны махсус утыргычта йөртергә киңәш иттеләр.
Акциядә катнашучыларга белешмәлекләр, автомобиль утыргычында саклау һәм яктылык кайтаручы элементлар тапшырылды.



“Балалар белән юлларга еш чыгабыз. Алар да бит булачак шоферлар. Үзләре үк юлдагы вәзгыятьне өйрәнеп үсә”, - ди яшь инспекторлар хәрәкәте җитәкчесе Гүзәл Мөхәммәтшина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев