Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас мәктәбенең “Светофорик” төркеме иминлек сагында

Балаларның юлларда имгәнүләрен кисәтү, балигъ булмаган балаларга юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төшендерү максатыннан, Апас мәктәбенең “Светофорик” яшь юл сакчылары төркеме “Салават күпере” балалар бакчасы нәниләре янында кунакта булды.

 

(16 апрель, “Апастово-информ”). 
Төп максат – балаларга кечкенәдән юл билгеләрен, юл кагыйдәләрен өйрәтү. 
“Бала юлдагы куркынычны аңлап та бетерми. Ә кечкенәдән өйрәнгән белемнәр гомер дәвамында озатып бара”, - ди яшь юл сакчыларының җитәкчесе Гүзәл Мөхәммәтшина. 
Яшь юл сакчылары үзләренең чыгышларында юл кагыйдәләрен белүнең әһәмияте, иминлек таләпләре турында сөйләделәр. Нәниләр кызыксынып тыңлады. “Нәрсә ярый? Нәрсә ярамый?” уенын да уйнадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев