Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас машина йөртүчеләре игътибарына: “Ш” хәрефе булмау транспортны тоткарлауга сәбәп була алмый

Соңгы көннәрдә барлык автомобильчеләр кибетләрдән "Ш" хәрефе эзли башладылар. Сатучылар шуннан файдаланып бәясен дә арттырып куйдылар. "Ш" хәрефен кую мәҗбүриме? Сорауга район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев җавап бирә: - Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатыннан, Рәсәй Федерациясе һәм Министрлар Советының 1993 елның 23 октябрендә чыккан (№1090) Карары нигезендә, механик...

Соңгы көннәрдә барлык автомобильчеләр кибетләрдән "Ш" хәрефе эзли башладылар. Сатучылар шуннан файдаланып бәясен дә арттырып куйдылар. "Ш" хәрефен кую мәҗбүриме?

Сорауга район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев җавап бирә:

- Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатыннан, Рәсәй Федерациясе һәм Министрлар Советының 1993 елның 23 октябрендә чыккан (№1090) Карары нигезендә, механик транспортларның арткы тәрәзәсендә, (энәле тәгәрмәчләр булган очракта) өчпочмак формасындагы ак кәгазьдә кызыл төс белән каймалап алган "Ш" (шипы) хәрефе булырга тиеш. Әгәр дә транспорт чарасы кышкы сезонга әзер, төзексезлекләре юк икән, "Ш" хәрефенең булмавы, сезнең транспортны тоткарлауга сәбәп була алмый. Ягъни, административ хокук бозу буенча сез җавапчылыкка тартылмыйсыз.

Фото:https://www.google.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев