Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас мәчетендә еллык хисап утырышы узды

29 гыйнварда Апас Җәмигъ мәчетендә Апас районы мөселманнары мөхтәсибәтенең еллык хисап утырыш үткәрелде. Район мөхтәсибе ярдәмчесе Шәһит хәзрәт Шәфигуллин, ревкомиссия рәисе Раят хәзрәт Гыймадиев һәм башка имамнарының чыгышларыннан соң 2018 елга мөхтәсибәтнең эш планнары расланды. Шул исәптән Апас мөхтәсибәте оешуның тарихи көненә багышлап аерым китап, тематик фотоальбом чыгару мәсьәләсе каралды....

29 гыйнварда Апас Җәмигъ мәчетендә Апас районы мөселманнары мөхтәсибәтенең еллык хисап утырыш үткәрелде. Район мөхтәсибе ярдәмчесе Шәһит хәзрәт Шәфигуллин, ревкомиссия рәисе Раят хәзрәт Гыймадиев һәм башка имамнарының чыгышларыннан соң 2018 елга мөхтәсибәтнең эш планнары расланды. Шул исәптән Апас мөхтәсибәте оешуның тарихи көненә багышлап аерым китап, тематик фотоальбом чыгару мәсьәләсе каралды. Авыл мәчетләренең, имамнарның 2017 елдагы хезмәте нәтиҗәләре, шәһәдәт-таныклыклар тапшыру тәртибе буенча хисап тоттылар. Аерым мәчетләргә яңа имамнар билгеләү турында ачыктан-ачык сөйләшүләр үтте.

Район мөселманнары мөхтәсибәтенең еллык хисап утырышында район башлыгы ярдәмчесе Ленар Хантимиров, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Рөстәм Мингазиев белән Луиза Сафина катнашты һәм чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев