Апас мәчетләрендә балалар өчен бәйрәмнәр узды
1 нче июнь – Халыкара балаларны яклау көне, туган тел елы һәм Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан район үзәге мәчетләрендә мәҗлесләр оештырылды.
(31 май, “Апастово-информ”).
Районыбыз мәчетләрендә әледән-әле төрле чаралар үткәрелә. Анда өлкәннәр белән беррәттән балалар да катнаша. Әле кичә генә, ягъни 30нчы май көнне “Миргасыйм” һәм “Җәмигъ” мәчетләрендә якынлашып килүче балалар көне уңаеннан бәйрәмнәр оештырылды.
“Гөр килеп торды бу көнне мәчетләребез. Балалар да, өлкәннәр дә күпләп җыелды. Балаларны үз куенына сыендырып, ата-ана назы бүләк иткән гаиләләр бәйрәмнең иң төп кунаклары иде. Бәйрәм бик җанлы барды – балалар төрле уеннарда катнаштылар, шәригать сорауларына җаваплар бирделәр, кыска сурәләр укып дини белемнәрен күрсәттеләр. Чарага башка милләт балалары да килгән иде. Аларның татар телендә аралаша белүләре дә сөенеч өстәде”, - дип хәбәр итте Рамазан хәзрәт Мөхәммәдәминов.
Бәйрәм чарасында өлкәннәр тарафыннан мөнәҗәтләр, бәетләр сөйләнгән. Рамазан хәзрәт балаларны бәйрәм белән котлап теләкләр теләгән, коръән аятьләре, вәгазьләр укыган.
“Район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев риваятьләр сөйләп, балаларны игелеккә, изгелеккә өндәде, шайтан вәсвәсәләренә бирелеп, зыянлы гамәлләргә юлыкмауларын искәртте”, - диде Рамазан хәзрәт чара барышы турында.
Дини чараны оештыруда һәм аны үткәрүдә абыстайлар Люция апа Зыятдинова, Наҗия апа Галиуллина да зур ярдәм күрсәткән. Киң күңелле иганәче, абыстай Сәүдә апа Әхмәтҗанова үзеннән саллы гына өлеш керткән. “Рамазан” мәчете исеменнән абыстай Наилә апа Сәлахова һәр балага бәйрәм бүләкләре өләшкән. “Җәмигъ” мәчетендә узган чарада да балалар бүләксез калмаган. Дини чаралар мул сыйлы табыннар артында сыйланып, мөнәҗәтләр көйләп дәвам иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев