Апас мәдәният йортының халык театры режиссеры Земфира Мөхәммәтшинаны район башлыгы котлады
Башкалада Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге тарафыннан оештырылган "Идел-йорт" халык театрлары фестивалендә "Иң яхшы хатын-кыз роле" номинациясендә җиңү яулаган Земфира Мөхәммәтшинаны район башлыгы Рәшид Заһидуллин котлады һәм Диплом белән чәчәк бәйләме тапшырды. Зөлфәт Хәкимнең "Шайтан куентыгы" трагедиясен сәхнәләштергән Апас мәдәният йортының халык театры әлеге фестивальдә...
Башкалада Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге тарафыннан оештырылган "Идел-йорт" халык театрлары фестивалендә "Иң яхшы хатын-кыз роле" номинациясендә җиңү яулаган Земфира Мөхәммәтшинаны район башлыгы Рәшид Заһидуллин котлады һәм Диплом белән чәчәк бәйләме тапшырды. Зөлфәт Хәкимнең "Шайтан куентыгы" трагедиясен сәхнәләштергән Апас мәдәният йортының халык театры әлеге фестивальдә шулай ук Дипломга лаек булган иде. Бүләкләү район Советы сессиясендә тантаналы шартларда узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев