Апас “Җәмигъ” мәчете каршында оешкан ял һәм әхлак үзәге үз эшен тәмамлады
Балалар иман йортына тагын килергә сүз куештылар.
(31 июль, “Апастово-информ”).
Бу уңайдан мәчеттә саубуллашу бәйрәме узды. Әмма балалар өчен мәчет ишекләре ябык дигән сүз түгел. Алар бирегә тагын килеп, әхлак һәм тәрбия буенча белемнәрен камилләштерәчәкләр әле.
Кичәдә ата-аналар да катнашты. Алар да балаларының иманлы булып үсүләренә сөенечләрен белдерделәр. Гүзәл ханым Ханнанова әти-әниләр исеменнән бәйрәмне оештыручыларга, мөхтәсибәткә, укытучы-тәрбиячеләренә олы рәхмәтләрен җиткерде.
Балалар азан әйтү, Коръән һәм сурәләр уку буенча осталыкларын күрсәттеләр. Мөхтәсибәт тарафынннан тапшырылган истәлекле бүләкләрдән канәгать калып таралыштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев