Апас мәктәбе “Дус класс серләре“ бәйгесенең республика этабында район данын яклый
Апас урта мәктәбенең 7“А“ классы әти-әниләре республикакүләм “Дус класс серләре“ бәйгесендә катнаша.
(31 гыйнвар, “Апастово-информ“).
Бәйге Яр Чаллы шәһәрендә уза. Әти-әниләр, балалар һәм укытучылар 30 гыйнварда ук юлга кузгалды. Аңа кадәр мәктәптә көн саен әзерлек эшләре барды. Бу хакта Апас мәктәбе директоры Гүзәлия Зыятдинова сөйләде.
“Дус класс серләре“ бәйгесенең район һәм зона турларында Апас урта мәктәбенең 7“А“ классы әти-әниләре җиңеп чыккан иде. Хәзер алар Яр Чаллыда район данын яклый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев