Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас мәктәбе укучылары “Мин татарча сөйләшәм!” акциясендә катнашканнар

Бу хакта безгә Апас урта мәктәбенең 4нче сыйныф укучысы Тимур Комаров хат юллаган иде. Аның хатын тәкъдим итәбез. Мин беренче сыйныфтан бирле рус төркемендә татар теле һәм әдәбиятыннан белем алам. Безнең төркемдә төрле милләт укучылары татар телен өйрәнәләр. Без татар теле дәресләренә яратып йөрибез. Мәктәптә татарча уздырылган төрле бәйгеләрдә теләп...

Бу хакта безгә Апас урта мәктәбенең 4нче сыйныф укучысы Тимур Комаров хат юллаган иде. Аның хатын тәкъдим итәбез.

Мин беренче сыйныфтан бирле рус төркемендә татар теле һәм әдәбиятыннан белем алам. Безнең төркемдә төрле милләт укучылары татар телен өйрәнәләр. Без татар теле дәресләренә яратып йөрибез. Мәктәптә татарча уздырылган төрле бәйгеләрдә теләп катнашабыз. Укытучыбыз Гөлшат Салаватуллина "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе башлануын хәбәр иткәч, без дә, 3нче һәм 4нче сыйныф укучылары, бу акциядә катнашырга булдык.

Беренче этап - татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән әңгәмәдән башланды. Киңәшләшеп сүзлекчәләр, түштамгалар әзерләдек. Татарча тел турында матур шигырьләр, җырлар, табышмаклар, мәкальләр өйрәндек.

Икенче этап - Апасыбызда урнашкан кайбер оешмаларда булып, андагы хезмәткәрләр белән танышып, аралашып кайту иде.

Без сәяхәтне үзебез укыган Апас урта мәктәбеннән башладык. Мәктәбебездә дә төрле милләт вәкилләре эшли икән. 25 елдан артык эш стажы булган, Казанда туып-үскән, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Харитонова Наталья Сергеевна белән очраштык. Ул күп сорауларыбызга татарча җавап бирде. Кызының рәхәтләнеп татарча сөйләшә алуына шатлануын әйтте. Без аңа истәлек итеп үзебез ясаган китапчыгыбызны тапшыргач, татарчалап: "Бик зур рәхмәт, укучылар. Сезгә уңышлар телим!" - диде. Ә инде Симонов Николай абый белән рәхәтләнеп саф татарча әңгәмә кордык. Аңа да китапчыгыбызны тапшырып, бергәләп фотога төштек.

Икенче көнне Бөек Ватан сугышы ветераны Гайнетдинов Назыйм абыйда кунакта булдык. Аның үткән тормышы белән таныштык. Колгына авылында туып-үскән егет, 17 яшеннән сугыш ачыларын үз җилкәсендә татыган. Үзе кебек яшь солдатларның сугыш кырларында һәлак булганнарын күп күргән. Бигрәк тә ачлык, ялангачлык турында, сугышның балаларны да, олыларны да, беркемне дә аямавын ачынып сөйләде. Сугыштан соң ул Урал якларында яшәгән. Тормыш иптәше белән бер ул, бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Рәхимә апа вафат булганнан соң, туган якларына Апаска кайткан. Бик күп еллар чит җирләрдә йөрсә дә, Назыйм абый үзенең туган телен онытмаган. Аның күкрәге тулы орден, медальләр. Без аларны кулларыбыз белән тотып карадык, аның батырлыгына сокландык. Аңа инде 89 яшь. "Исән булсам, икенче елга 90 яшь була миңа. Дөньялар гына тыныч булсын. Тагын сугыш зәхмәтләрен, ачлык-ялангачлыкны күререгә язмасын! Мин бүгенге тормышымнан бик канәгать. Рәхмәт хөкүмәтебезгә!" - дип, безгә укуыбызда уңышлар теләп, тагын кунакка чакырып, озатып калды Назыйм абый.

Туган якны өйрәнү музеендагы очрашу безнең күңелләребездә иң матур хисләр калдырды. Анда безне якты йөз белән каршы алдылар. Музей директоры Рәмис абый Ногманов, килүебезнең максатын белгәч, һәрберебез белән якыннан танышып чыкты. Без аның сорауларына татарча җавап бирдек. Матур һәм аңлаешлы итеп, Апас районы кешеләренең Бөек Җиңүне якынайту өчен фронтта да, тылда да күрсәткән батырлыклары турында сөйләде ул. Вәлиева Камилә Хәсән Туфанның "Илгә сәлам" һәм мин Фатих Кәримнең "Ватаным өчен" шигырьләрен сөйләгәч, безне шатландырып, мактап та алды. Без музей хезмәткәрләренә рәхмәтебезне әйтеп, даруханәгә юл тоттык. Алар белән дә татарча сөйләштек. Бүләк итеп алып килгән китапчыгыбыз өчен рәхмәт әйтеп, озатып калдылар даруханә хезмәткәрләре. Алтыннан һәм көмештән эшләнгән бизәнү әйберләрен сатучы апалар белән дә татарча аралаштык. Беренче сыйныфта укучы Турищева Маргаританың әнисе чәчтарашта эшли икән. "Татарча бераз аңлыйм, әмма сөйләшә белмим, китапчыктагы сүзләрне һичшиксез өйрәнәчәкмен", - диде безгә Маргаританың әнисе - Таня апа.

Акциянең соңгы этабында 1нче, 2нче сыйныф укучылары өчен әдәби кичә әзерләдек һәм үткәрдек. Алар безнең чыгышны бик яратып карадылар.

Без, "Мин татарча сөйләшәм!" акциясендә катнашып, Апасыбызда яшәүче төрле милләт кешеләре белән татарча сөйләштек. Алар барысы да кызыксынып, теләп безнең белән аралаштылар. Республика күләмендә уздырылган акциядә катнашу безгә бик файдалы һәм кызыклы булды. Киләчәктә дә татар телен тирәнтен үзләштерергә тырышырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев