Апас мәктәбе укучылары аттестатлар алды
Апас урта мәктәбендә тантана бәйрәм рухы белән башланып китте. Балаларны котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев та килгән иде.
(17 июнь, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ“).
Район мәгариф бүлеге мөдире Алсу Хәйруллина, мәктәп директоры Гүзәлия Зыятдинова, ата-аналар комитеты вәкилләре дә йөрәк түреннән чыккан иң изге теләкләрен ирештерделәр, үтемле киңәшләрен бирделәр.
Мәктәпнең 9 укучысы кулларына бары тик “5“ ле билгесе генә куелган кызыл төстәге аттестатлар алдылар. Шулар арасыннан 5се медаль ияләре. Тиздән аларга мактаулы медальләр кайтып ирешәчәк. Бу хакта Апас мәктәбе директоры Гүзәлия Зыятдинова белдерде.
Быел районыбызның 63 укучысы 11нче сыйныфны, 168 укучысы 9нчы сыйныфны тәмамлый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев